Реферат

Реферат Дан эшл ре аман к т рел

Работа добавлена на сайт bukvasha.net: 2015-10-28

Поможем написать учебную работу

Если у вас возникли сложности с курсовой, контрольной, дипломной, рефератом, отчетом по практике, научно-исследовательской и любой другой работой - мы готовы помочь.

Предоплата всего

от 25%

Подписываем

договор

Выберите тип работы:

Скидка 25% при заказе до 23.11.2024





                                                                                                Дан эшләре hаман күтәрелә

                                                                                        Тиздән инде безнең батырлар-

                                                                                        Хыял булып торган бөек эшкә,

                                                                                        Марска да барып кайтырлар.

  

      Бөек Ватан сугышы иң зур һәм хәлиткеч бәрелеш була. Безнең Ватан өчен ул гаять 

   авыр һәм аяусыз сугыш иде, илебез моңарчы әле беркайчан да мондый яман явыз –

   лык  белән очрашмаган иде. Дөньяның иң кара булган фашизм, капиталистик илләр

   эшләп чыгарган өр-яңа кораллар һәм хәрби техника белән коралланып, илебез өсте

   нә ябырыла. Бердәм совет халкы, совет хөкүмәте һәм алар тарафыннан оештырыл

   ган Советлар Армиясе бу коточкыч кара көчкә каршы тордылар, җиңү яуладылар.

       Җиңүнең төп факторы буларак, иң әвәл илебез халыкларының какшамас дуслыгын

   бердәмлеген, төп әйдәүче көч булуын атап үтәргә кирәктер. Ватаныбызның башка ха-

   лыклары белән бер сафта Бөек Ватан сугышы чорында ут сызыгында да, тылдагы хез    

   мәт фронтында да безнең якташларыбыз һәрчак диярлек алгы сафта булып, батыр-    

   лыкларлыклары белән аерылып торалар. Сугышның беренче айларында ук яу кырын-

   дагы каһарманлыклары белән  макталып телгә алынган сугышчылар арасында Татар-

   стан ир-егетләре һәм хатын-кызларының да исемнәре бар.

       1941 елның җәй башында фашистлар Германиясе барлык Европаны диярлек ба-

   сып алды. Свастикалы фашизмның кара шәүләсе астында калган илләрдә кешегә

   мәрхәмәтсез мөнәсәбәтләрнең үрнәге булган концентрацион лагерьлар, төрмәләр күп

   ләп барлыкка килә, дар агачлары калка. Мәдәниятле Европа халлкы урта гасырлар-

   дан бирле күренмәгән вәхшлеккә, тыю, җәберләүләргә дучар була. Басып алынган

   дәүләтләрнең хуҗалыгы һәм кеше ресурслары фашистик Германиянең хәрби куәтен

   үстерү өчен һәм яңадан-яңа сәяси авантюраларга әзерлек өчен файдаланыла.

       Европа илләрен бик ансат кына, зур көч түкмичә генә яулап алуга ирешү фашизм

   рухындагы җитәкчеләрнең һәм генералларның башын әйләндердә, алар бөтен дөнь-

   яны Германиягә буйсындыру хакында хыяллана башлыйлар. Әммә аларның бу мак-

   сатка ирешү юлында киртә булып инде көч-куәт туплагап өлгергән Советлар Союзы

   тора иде. Безнең ил баштан ук фашистларның басып алу политикасын хупламады

   һәм хупламаячак та иде.Димәк, гитлерчылык даирәсе уйлаганча, Советлар илен фә

   кать сугышып кына җиңәргә кала. Һәм СССР халкын тулаем буйсындырганнан соң

  гына, имеш, бар кешеләрдән өстен раса саналган германлылар рейхының киләчәктә

  мең ел яшәвенә ирешеп булачак.

       Фашистик Германия 1941 елың 22 июнь таңында искәрмәстән безнең чик буе гәс- 

   кәрләре өстенә һөҗүмгә ташландылар. Шул ук кәнне фашистик Германия белән дус-

   лык килешүе төзегән Италия, Венгрия, Румыния һәм Финляндия дә Советлар Союзы-

   на каршы сугыш ачалар.

       Советлар Союзы халыклары тормышында коточкыч авыр чор – Бөек Ватан сугышы

   чоры башлана.

       Бу сугыш фашистик Германия һәм аның союзниклары тарафыннан оештырылган

   басып алу сугышы, гадел булмаган сугыш була. Ә Советлар Союзы халкы өчен ул Ва-

   таныбыз азатлыгы өчен барган изге көрәш була, шуңа ул Бөек Ватан сугышы дип ата-

   ла да инде.

       Әйе, фашист илбасарларының искәрмәстән явызларча һөҗүм итүе башта безнең

   Ватаныбызның һәм армиябезне бик кыен хәлдә калдырда. Сугышның башлангыч чо-

   рында әле Германияниянең өстенлекләре сизелерлек була. Аларда инде илнең эко-

   номикасы күптән сугыш кирәгенә җайланган.

       Дәһшәтле 22 июнь таңында, иртәнге сәгать дүрттә, меңләгән немец туплары без-

   нең чик буе заставаларына, хәрби штаб һәм казармалар өстенә, элемтә үзәкләренә

   һәм юлларга, Кызыл Армиянең төп көчләре тупланган урыннарга төбәп ут ачалар.

   Шул ук сәгатьтә свастикалы меңләгән дошман бомбардировщиклары һавага күтәрелә

   һәм, СССР чиген бозып, тыныч илебез өстенә ыргыла. Бөек Ватан сугышы шулай баш

  ланып китә.

       Дошманның хыянәтчел һөҗүме Советлар Союзы һәм аның кораллы көчләрен бик

     авыр хәлгә куя: сугышның беренче көннәрендә баштанаяк коралланган немец-фашист

     гәскәрләре ташкынына каршы безнең чик буен саклаучыларга ярдәмгә дип куелган 

     берләшмәләребез генә сугышалар. Кызыл Армия частьлары әле тулаем мобилизация

     ләнеп бетмәгән һәм төт стратегик юнәлешлерендә тупланып өлгермәгән була. Бу хәл

     дошманга, урыны-урыны белән дүртәр-бишәр тапкыр гаскәр туплап, бик аз вакыт ара-

     сында төп юнәлешләрне яулап алу мөмкинлеген бирә. Көчләрнең тиң булмавыннан

     файдаланып, алар уңышка ирешә. Әммә бу сугышның башы гына була.

          Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тиздән  алтмыш биш ел тулачак. Җиңү бәйрәмнә-

     ре шаулап узар. Сугыш тудырган җимерекләр һәм сугышта алынган яралар инде күп-

     тән беткән, төзәлгән. Көлгә, күмергә әверелгән авыллар, бистәләр, шәһәрләр яңадан 

     төзелгән. Тагын да матуррак, тагын да төзегерәк итеп эшләнгән алар. Ләкин кешеләр

     йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларын-

     нан һаман да кан сыкрап тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның

     хатыннарның кайгы-хәсрәте мәңге-мәңге онытыласы түгел. Ятим калган, яшьтән ятим

     үскән балаларның да күңелләре мәңге әрнүле, китек килеш яши бирә. Бу ятимнәрне,

     сугыш тарафыннан кимсетелгәннәрне юатырлык бер чара да юк: алар йөрәгендә су-

     гыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. алар сугышны шулай мәңге-мәңге каһәрләп

     искә алалар.

          Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм кор-

     баннарын һич кенә дә истән чыгармаска тиешбез. Шул вакытта гына дөньяда иминлек

     һәм тигезлеккә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр. Бер кичергән афәт, газаплар икен-

     че кичерешләрдән кисәтеп кала алсын иде.

      

 
 
       

1. Реферат Береги здоровье смолоду
2. Реферат на тему Germany Essay Research Paper Micheal Novak is
3. Реферат Российские предприниматели Сидоровы Крымовы Дородновы и предприниматели Приволжья
4. Реферат Колективні договори та угоди
5. Реферат на тему Macbeth Essay Research Paper MacbethThe play Macbeth
6. Курсовая на тему Практика применения ценных бумаг в деятельности хозяйствующего субъекта на примере участия акций
7. Курсовая Работа специалиста по связям с общественностью на предприятии
8. Контрольная работа Нормативное поведение в группе
9. Реферат Одесская Советская Республика
10. Реферат Хорватская республика Герцег-Босна